Бу компнания Русия территориясендә Кояш паркларын төзү һәм файдалану белән шөгыльләнә.
Үзе булган төбәкләрдә компания медицина учреждениеләренә актив ярдәм күрсәтә. Башкортстанда “Башкортстан Республикасының сәүдә-сәнәгать палатасы” берлеге хезмәттәшлеге белән 6,5 миллион сумлык ярдәм күрсәтелде.
"Солар Системс" компаниясе медицина учреждениеләренә 6 меңнән артык FFP3 маркалы респираторлар тапшырган. Бу респираторлар сәламәтлекне сакларга ярдәм итә һәм медицина персоналына эшләү өчен уңайлырак шартлар булдыра.
Пандемия вакытында компания персоналны саклау буенча барлык мөмкин булган чараларны күрә, шул ук вакытта үзәк офисның эшчәнлеге кояш электр станцияләрен төзү тулы куәтендә бара. 2020 ел ахырына кадәр алты генерация объектын сафка кертү планлаштырыла.
Компания партнерларын да ярдәм күрсәтүгә кушылырга чакыра. Бергә салынган көч икътисадка кирәкмәгән нәтиҗәләрне урап узарга мөмкинлек бирә.