Мондый җитештерү оештыру бик актуаль. Соңгы айларда саклану чараларының мөһимлеге ачыкланды. Пандемия тәмамлангач та файдалы гадәтләрнең калуы яхшы.
Инвестицияләр күләме 6,2 миллион сум тәшкил итте. Җитештерүче чимал, теркәлү кенәгәсе алган. Линия куәте – аена 1,5 миллион битлек җитештерү. Беренче тикшереп карау партиясе чыгарылган да. Инвестицион проект кысаларында 6 эш урыны булдыру каралган.
Шәһәр хакимияте эшкуарга эшен оештырырга ярдәмләшә. Мондый ярдәмне республика ведомстволары да күрсәтәчәк.