Коронавирус пандемиясе күпләрне куркуга салды, ә күпләрнең соклангыч якларын ачты, батырлыклар күрсәтергә мөмкинлек бирде. Мәсәлән, социаль хезмәткәрләр. Илдә дәүләт тарафыннан аларга матди ярдәм дә күрсәтелә.
Идел буе федераль округында Башкортстан Республикасына, коронавирус шартларында эшләүче социаль хезмәткәрләргә ярдәмгә 320,91 миллион сум акча бүленгән.
Исегезгә төшерәбез, Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 5826га җитте. Соңгы тәүлектә янә 48 кешедә инфекция ачыкланды.
Бүген республика стационарларында 364 кеше дәвалана. Шуларның 27се авыр хәлдә. 7 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.