+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 июль 2020, 14:55

Коронавирус: соңгы яңалыклар

Яхшы нәтиҗәләр бар, ләкин инфекция әле һаман таралуын дәвам итә.

Яхшы нәтиҗәләр бар, ләкин инфекция әле һаман таралуын дәвам итә.
Коронавирус... Менә инде ничәнче ай бу сүз безнең телләрдән төшми. Шомландырды да ул безне, аптыратты, гаҗәпләндерде, куркытты, шиклән­дерде, күңелсезләндерде, кайгыртты, инде килеп тәмам туйдырды да. Ләкин, ни кызганыч, дөньяда инфекция таралу әле һаман дәвам итә.
Саннар ни сөйли?
Соңгы мәгълүматлар буенча, республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар 9 июльгә 5778гә җитте. Соңгы тәүлектә 47 кешегә арткан.
Республикада 3759 кеше коронавирусны җиңгән, 19 кеше вафат бул­ган.
Русиядә коронавирус инфекциясе йоктыруның 707301 очрагы теркәлгән. Аларның 6509ы гына соңгы тәүлектә ачыкланган. Пандемия башыннан илдә 481316 кеше савыккан, 10843 кеше үлгән.
Компьютер томографиясе турында...
Коронавирус куркынычы шунда – аның авыр формасында кешенең үпкәләре көчле зарарлана. Чир үзенең кискен үсешүе белән дә хәвефле. Үпкәләрнең ни дәрәҗәдә зарарлануын компьютер томографиясе күрсәтә ала. Шуңа соңгы вакытта аеруча үпкәләрен тикшертергә теләүче кешеләр саны артты.
Уфада кешеләрнең компьютер томографиясе үтү өчен озын-озын чиратларда көн уздырулары турында мәгълүмат бар.
Мәсәлән, сишәмбе көнне Куватов исемендәге республика дәваханәсе алдында зур чират күзәтелде. Кеше­ләрдә социаль дистанция кайгысы кал­маган, чөнки һәркемнең тизрәк томография үтәргә керәсе килә. Чират­ның артык зур булуының сәбәбе – 22нче дәваханәдә аппарат сафтан чыккан, андагы пациентларны монда җибәргәннәр. Кешеләрнең фамилия­ләрен чыгып әйтеп чакыралар, шуңа ишек ачылу белән барысы да этешә-төртешә ишеккә таба омтыла. Шунысы сөендерә – икенче көнне мондый зур чират күзәтелми иде.
Кызганыч, кайбер көннәрдә томография үтәргә зур чиратлар башкала­бызның башка дәваханәләрендә дә күзәтелә...
Пневмония дә “чәчәк ата”...
Башкортстан дәваханәләрендә бүген 400дән артык кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 30га якыны бик авыр хәлдә. Җиңел формада авыручылар өйләрендә амбулатор дәва­лана. Русия төбәкләре арасында Башкортстан коронавируслы авырулар саны буенча 25нче урында.
Шул ук вакытта республикада көн саен пневмония диагнозы куелып, дәваханәгә салынучылар да ачыкланып тора. Бер тәүлектә генә төбәктә пневмониянең 227 очрагы теркәлгән! Аларның барысы да коронавируска тикшерелә. Көн саен 100дән артык ке­ше пневмониядән савыгып дәваха-нәдән чыга.
15 марттан алып республикада барлыгы 11141 пневмония очрагы ачыкланган.
Эре предприятиеләрдә күпләп авырыйлармы?
Башкортстанның эре предприятие­ләрендә күпләп коронавирус йоктыру очраклары турында да мәгълүмат бар. Мәсәлән, УМПОда пандемия башыннан 77 кеше инфекция йоктырган. 44 кеше савыккан. Беркем дә авыр формада чирләмәгән. Өлкәннәрне һәм хроник авырулары булганнарны изоляциягә җибәргәннәр.
Компания барлык кисәтү чараларын күрә: тепловизорлар урнаштырылган, дезинфекция үткәрелә, шәхси саклану чаралары, витаминнар таратыла.
Киләчәккә өмет бар
Пандемия бар дөньяны чолгап алды. Бар өмет – табибларга. Бу һө­нәр ияләренең осталыгында, батырлыгында, сабырлыгында. Бу уңайдан безгә тыныч булырга мөмкиндер. Чөнки безнең табиблар – иң яхшылардан! Алар инфекция таралу шартларына тиз арада җайлашып, коронавирусны дәвалау буенча зур һөнәри осталыкка иреште, матур нәтиҗәләр күрсәтә алды. Безнең республика табиблары хәтта күрше төбәкләргә барып та ярдәм күрсәтә, тәҗрибә уртаклаша.
Бу уңайдан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та социаль челтәрдәге битендә 7 июльдә пост урнаштырды.
“Бүген безнең табиблар Карачай-Черкес Республикасыннан кайтты, алар анда коронавируслы пациентларны дәваларга ярдәм итте. Бер карасаң, без әле үзебез дә бу авыруны җиңеп бетмәдек, ә башка төбәкләргә ярдәмгә киттек. Бу шулай. Ләкин Башкортстан медиклары коронавирус белән көрәшкә тиз һәм сыйфатлы җайлашырга өйрәнде, билгеле бер тәҗрибә туплады. Без аны башкалар белән дә бүлешәбез. Өч атна эчендә безнең табиблар Карачай-Черкесиядә көн саен 120 пациентны консуль­та­цияләде, аларны дәвалау схемасына төзәтмәләр кертте. Башкортстан бел­гечләре андагы дәваханә хезмәткәр­ләре өчен лекцияләр укыды, “чиста” һәм “пычрак” зоналар арасында шлюзлар урнаштыру буенча ки­ңәшләр бирде. Безнең хезмәткәрләр эшләгән вакытта Карачай-Черкес Республика клиник дәваханәсендә коронавируслы пациентлар 276дан 42гә кадәр кимеде. Андагы халыкның без­не­келәр турында фикерләре бик җылы. Һөнәри осталык һәм эшкә дөрес караш яхшы нәтиҗә­ләр бирә. Хәзер безнең табиблар бераз ял итәчәк һәм үзләренең поликлиника һәм дәваханә­ләрендә янә эшкә керешәчәк. Әле безгә иркен суларга ярамый”, – дип язган республика җитәкчесе.
Моңа өстәп, республикада беренче­ләрдән булып коронавирусны дәвалау буенча плазма куллана башлауларын, кыска вакытта илдә иң яхшылар рәтенә керерлек йогышлы авырулар үзәге төзелеп эшли башлавын да искә алсак, Башкортстанның коронавирусны җиңәчәгенә өмет зур.
Ләйсән Якупова.
Читайте нас