Быел Башкортстанда үткән елга караганда геморрагик бизгәк (геморрагическая лихорадка) белән авыручылар күпкә арткан. Гыйнвар-май айларында гына авыруның 165 очрагы теркәлгән. Авыру күрсәткече 100 мең кешегә 4 очрак тәшкил итә. “Роспотребнадзор”ның Башкортстан идарәсе мәгълүматы буенча, бу 2019 ел белән чагыштырганда 1,2гә күбрәк.
Халыкта “тычкан чире”, “мышиная лихорадка” дип йөртелүче бу авыру – авыр, хәвефле, йогышлы инфекция. Ул бөерләрне, үпкәләрне һәм башка органнарны зарарлый, үлемгә китерергә дә мөмкин. Авыру тычканнардан йога.
Әле геморрагик бизгәктән вакцина уйлап табылмаган. Авыруны кисәтүнең төп юлы – системалы рәвештә санитар-техник чаралар үткәрү, гигиена таләпләрен үтәү.
“Роспотребнадзор” әбәр итүенчә, Республика дезинфекция үзәге тарафыннан яз көне 22 787,5 гектарда барьерлы дератизация үткәрелгән.
Белгечләр бакчада, дачаларда җир эшләрен башкарганда, җыештыру, юу белән шөгыльләнгәндә элементар санитар хәвефсезлек кагыйдәләрен онытмаска киңәш итә.
Республикабыз башкаласында да бөерләрне зарарлаучы геморрагик лихорадка белән авыручылар арткан. Гыйнвар-май айларында гына Уфада инфекция йоктыруның 37 очрагы ачыкланган. Һәр 100 мең кешегә 3,26 очрак, дигән сүз. Үткән ел белән чагыштырганда бу 32 процентка күбрәк.
Бу авыруны күбрәк ир-егетләр йоктыра, чөнки алар балыкка, сунарга еш йөри, җир, бакча эшләре белән шөгыльләнә. Инфекция кешедән кешегә йокмый.
Авыруны вакытында ачыклау һәм дәвалау мөһим. Моның өчен үзеңә игътибарлы булырга, авыруның беренче билгеләрен күрә белергә кирәк. Алар мондый: бизгәк тоту, калтырану, өшү, буыннар, мускуллар авырту, күз начар күрә башлау. Шуңа бу авыруны еш кына грипп белән дә бутыйлар.
Авыруның инкубация чоры 2-5 атна дәвам итәргә мөмкин. Кайвакыт авыру башланыр алдыннан кешедә хәлсезлек, тамак авырту күзәтелә.
Авыруның башлангыч чорында, югары температурадан тыш, баш авырту, хәлсезлек, калтырану була. Югары температура 2 көннән 2 атнага кадәр дәвам итәргә мөмкин. Авыру йоктыручыларның 20 проценты “күз алдында томан” булуга зарлана.
Авыруның беренче билгеләре сизелү белән үк табибка мөрә-җәгать итәргә кирәк. Көчле интоксикация, тәндә таплар барлыкка килү, арканың асты авырту, көчле хәлсезлек кебек билгеләр күзәтелсә, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәк.
“Тычкан бизгәге”ннән дәвалану буенча бернинди халык чаралары да юк. Бары тик вакытында күр-сәтелгән медицина ярдәме генә авырудан коткара ала. Дөрес дәвалаганда кеше 3-6 атна эчендә савыга. Ләкин катлаулылыклар килеп чыкканда авыру 6 айга кадәр сузылырга мөмкин.
Авыруны ничек кисәтергә?
Еш кына инфекцияне яз көне, дачаларга барып, җыештыру эшләренә тотынгач йоктыралар. Мондый инфекциянең тузан белән дә йогарга мөмкин икәнен онытмаска кирәк. Тузан очмасын өчен себерке түгел, тузан суырткыч кулланыгыз. Битлек, перчаткалар кию мотлак. Тычканнар, күселәр йөргән, кимергән, зарарлаган ризыкларны ташлагыз.
Инфекция йоктыру хәвефе җәй буе югары була. Шуңа күрә гигиена таләпләрен даими үтәү мотлак. Еш дымлы җыештыру, бүлмәләрне җилләтү оештырып торырга кирәк. Азык-төлекне яхшылап ябыла торган савытларда саклагыз. Тычканнарга тозаклар куегыз.
Табигатьтә ял иткәндә дә кагыйдәләр бар: кимерүчеләр булырга мөмкин җирләрдән ерак йөрегез, ашар алдыннан кулларыгызны юыгыз, бары тик пешкән, кыздырылган ризыклар белән генә тукланыгыз, чөнки термик эшкәртү вирусны үтерә.
Үзеңә, якыннарыңа игътибарлы булу, гади генә таләпләрне үтәү дә зур күңелсезлекләрне урап үтәргә ярдәм итәргә мөмкин.