+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
13 июль 2020, 10:50

Коронавирус Башкортстанда: 6 меңгә җитәбез бит!

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 5967гә җитте. Соңгы тәүлектә авыручылар 46 кешегә арткан.

Республикада коронавирус йоктыручылар саны 5967гә җитте. Соңгы тәүлектә авыручылар 46 кешегә арткан.
Әле республика дәваханәләрендә 355 кеше дәвалана. 33 пациент авыр хәлдә. Алты кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Җиңел формада авыручы 1500 кеше өйләрендә дәвалана. Барлыгы 3999 кеше коронавирусны җиңгән. Инфекция 19 якташыбызның гомерен алып китте.

Сәламәтлек саклау министры Максим Забелин әйтүенчә, республика ковид-госпитальләренең койка фонды 30 процентка тулы, коронавирус инфекциясенә иммунитет дәрәҗәсе төбәктә 5,4 процент тәшкил итә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас