Башкортстанда коронавирус инфекциясеннән вафат булучылар саны 20гә җитте. Бу хакта бүгенге брифингта билгеле булды.
Вафат булучы ир - Уфа кешесе, 1971 елгы.
Әйткәндәй, барлыгы коронавирус йоктыручылар республикада 6014кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция йоктыручылар 47 кешегә артты.
Әле республика стационарларында 310 кеше коронавирустан дәвалана. Аларның 25е авыр хәлдә, 6 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Җиңел формада авыручы 1514 кеше амбулатор дәвалана. Соңгы тәүлектә 171 кеше дәваханәдән савыгып чыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 4170.
Бүгенге көнгә республикада 468234 тикшерү үткрелгән, 448388 кеше тикшерелгән.
Соңгы тәүлектә Башкортстанда 4727 тикшерү үткәрелгән, 4477 кеше тикшерү үткән.