Республикада коронавирус йоктыручылар 6077гә җитте.
Пандемия башланганнан алып, Башкортстанда 4255 кеше коронавирусны җиңгән. Аларның 79ы соңгы тәүлектә савыккан.
Әле 1803 кеше коронавирус белән көрәшә.
Барлыгы бу куркыныч инфекциядән республикада 20 кеше вафат булды. Кичә 49 яшьлек ир дөнья белән хушлашты. Коронавирустан тыш, ул артык гәүдә авырлыгыннан да интеккән.
Инфекция әле чигенергә уйламый, үзегезне, якыннарыгызны саклагыз, саклану чараларына җитди карагыз!