+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
16 июль 2020, 11:10

Инфекция таралуын дәвам итә...

16 июльдә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 6134кә җитте. Соңгы тәүлектә авыру янә 57 кешедә ачыкланды.

16 июльдә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 6134кә җитте. Соңгы тәүлектә авыру янә 57 кешедә ачыкланды.
Пандемия башланганнан алып, республикада 4320 кеше коронавирусны җиңде, аларның 65е соңгы тәүлектә савыкты.

Әле төбәктә 1795 кеше коронавирус инфекциясе белән көрәшә. Республика дәваханәләрендә 300гә якын кеше дәвалана. Аларның 30га якыны авыр хәлдә, 6 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Мең ярымнан артык кеше җиңел формада авырый һәм амбулатор дәвалана.
Социаль челтәрләрдә Уфа шәһәре хакимиятендә хезмәткәрләр арасында коронавирус таралу хакында мәгълүмат барлыкка килде. Уфа мэриясенең матбугат хезмәтендә бу мәгълүматны инкарь иттеләр. Хакимият бинасында барлык тиешле таләпләр үтәлә: керү битлекләрдә генә рөхсәт ителә, кагылмый торган термометрлар белән тән температурасы үлчәнә, куллар өчен санитайзерлар урнаштырылган, хезмәткәрләр социаль дистанция кагыйдәләрен үти, оператив киңәшмәләр видеоконференция форматында гына үткәрелә.
Көн саен муниципалитетның барлык биналары дезинфекция чаралары белән эшкәртелә. Пандемия башыннан алып, хезмәткәрләрнең 40 проценты дистанцион режимда эшли. Документ әйләнеше күп күләмдә электрон форматка күчерелгән.
Фото:pixabay.com
Читайте нас