+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 июль 2020, 08:30

Бавырыгызны кайгыртыгыз!

Бавырны сәламәтләндерү өчен туклануга игътибар итәргә кирәк. Бу орган өчен файдалы ризыклар күп.

Бавырны сәламәтләндерү өчен туклануга игътибар итәргә кирәк. Бу орган өчен файдалы ризыклар күп.
Укроп, петрушка, кинза, сельдерей, базилик һәм бөтнек кебек табигый антиоксидантлар бавырга организмны чистартырга булыша.
Чөгендернең пешкәне дә, чие дә әйбәт. Анда клетчатка, фосфор, бакыр һәм В төркеме витаминнары бар. Алар барысы да токсиннарны чыгара һәм бавыр эшен җиңеләйтә. Кишерне дә чи килеш тә, пешереп тә ашарга була.
Кабакны да ашарга кирәк. Ул тиз үзләштерелә, ашкайнату органында артык тоткарланмый.
Алма, груша кан составын яхшырта.
Күрәгә, инҗир, йөзем шулай ук бавырга файдалы. Алар тазаруга каршы көрәшә, кандагы холестеринны киметә.
Әстерхан чикләвеге составындагы аргинин бавырдан аммиакны чыгара, ә омега-3 бавырны сәламәт хәлдә тота.
Кузаклы культуралар тиз үзләштерелә торган аксымга бай. Алар тукымаларны, шул исәптән бавыр тукымаларын яхшырта.
Җитен, зәйтүн майлары организмнан токсиннарны куа, шулай итеп бавырга ярдәм итә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас