23 июльдә 19:00 сәгатьтә Уфа шәһәренең яңа яр буе амфитеатры (Салават Юлаев һәйкәле) янында клубны ачу тантанасы була.
"Эльбрус Нигъмәтуллин белән скандинавча йөреш" клубы - халыкны сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү, сәламәтлекне ныгыту, физик культура белән даими шөгыльләнү (скандинавча йөреш) гадәтен эшләү проекты. Проект гражданнар җәмгыятен үстерүгә субсидияләр рәвешендә Башкортстан Башлыгы грантларын бүлү конкурсында җиңүче булып тора.
Проектның төп максатлары:
өлкәннәрне, шулай ук Уфа, Сибай, Нефтекама, Учалы һәм Стәрлетамак шәһәрләрендә урта яшьтәге кешеләрне физик культура белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү;
проектны тормышка ашыру кысаларында урта һәм өлкән яшьтәге кешеләр арасында скандинавча йөрешне яратучылар клубын булдыру;
барлык теләүчеләр өчен даими рәвештә бушлай күнекмәләр уздыру;
скандинавча йөреш методикасы һәм техникасы буенча укыту чаралары үткәрү;
халыкка әлеге спорт төре турында социаль челтәрләрдә сайт һәм берләшмәләр булдыру юлы белән мәгълүмат бирү.
Скандинавча йөреш белән шөгыльләнеп, остеохондроз, сколиоз, үпкә, симерү, ревматоид артрит авырулары, җилкәләрдә һәм муенда хроник авырулар дәвалана. Башкортстанда скандинавча йөреш файдасы һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан күчмә күнекмәләр үткәрү планлаштырыла.
Фото: glavarb.ru