+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 июль 2020, 08:40

Акылга да даими “тренинг” кирәк

22 июльдә Бөтендөнья баш мие көне билгеләнә.

22 июльдә Бөтендөнья баш мие көне билгеләнә.
Соңгы елларда табиблар ассоциацияләре, кешеләрнең һәм сәламәтлек саклау буенча дәүләт органнарының игътибарын шушы темага юнәлтергә теләп, теге яки бу органга, органнар системасына багышланган көннәр гамәлгә ашыра. Бөтендөнья баш мие көне дә шундый максат белән ел саен 22 июльдә билгеләнә.
Баш мие кешенең үзәк нерв системасында төп орган булып тора. Медицинаның прогрессына, зур фәнни ачышларга карамастан, кешенең нерв системасы – бүген дә тирәнтен өйрәнелүче өлкә. Нәкъ баш мие һәм аның эшчәнлеге белән бәйле күпсанлы аспектлар әле һаман табышмак булып кала.
Баш мие кешенең барлык органнарының эшчәнлеген гамәлгә ашыручы команда структурасы булып тора. Баш миендәге һәр тайпылыш шунда ук кешенең тормыш сыйфатында чагыла һәм органнар эшчәнлеген боза. Кеше барлыкка китергән иң камил электрон машиналар да кешенең баш миендә тупланган интеллектка якын килергә тырышу булып тора.
Нерв системасы авырулары, шул исәптән баш мие эшчәнлеге тайпылышлары, кеше өчен бик авыр нәтиҗәләргә китерә, аларны кайвакыт алдан әйтү дә мөмкин түгел. Бу авырулар нәтиҗәсендә кеше газаплар кичерергә, инвалид булып калырга, эшкә сәләтен югалтырга, хәтта үләргә мөмкин.
Әйе, бу өлкәдә күп нәрсә өйрәнелгән, ләкин күп нәрсә әле галимнәр өчен дә сер булып кала. Нәкъ шуның өчен неврологлар баш мие сәламәтлегенә зур игътибар бүлә, өйрәнелгән авыруларны кисәтү системасын булдыра. Булган белемнәргә, ясалган ачышларга таянып, медицина җиһазлары һәм фармакология өлкәсендәге алдынгы технологияләрне кулланып, белгечләр тәҗрибә уртаклаша һәм баш миен дәвалау һәм диагностикалауның иң нәтиҗәле ысулларына омтыла.
Ел саен Бөтендөнья неврологлар федерациясе (ул 1957 елда ук оешкан) Бөтендөнья баш мие көненә багышланган чаралар үткәрә. Белгечләр форумнарда, конференцияләрдә, съездларда очраша, тәҗрибә уртаклаша. Федерация ел саен бер аерым тема да билгели.
Бу көнне халыкка мәгълүмат бирү максатында төрле буклетлар таратыла, семинарлар, очрашулар оештырыла.
Баш мие сәламәтлеге өчен табиблар түбәндәге гомум киңәшләрне бирә:
сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, яман гадәтләрдән баш тартырга;
көненә сигез сәгать йокларга;
дөрес тукланырга;
саф һавада җәяү йөрергә;
физик күнегүләр ясарга.
Шулай ук баш мие өчен даими “тренинг” үткәреп тору мөһим: стандарт булмаган мәсьәләләрне чишү юлларын эзләргә, югары интеллектлы кешеләр белән аралашырга, акыл эшчәнлеге белән шөгыльләнергә (китап укырга, кроссвордлар, башваткычлар чишәргә һ.б).
Башыгыз яхшы эшләсен, авырулар урап узсын!
Ләйсән Якупова.
Читайте нас