+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
21 июль 2020, 18:20

Радий Хәбиров медицина белгечләре белән очрашты

Бүген Уфаның «Торатау» Кцонгресс-холлында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров табиблар берлеге вәкилләре – Күмертау, Октябрьский һәм башка шәһәрләрдән эре республика учреждениеләре һәм муниципальара үзәкләрнең баш табиблары, медицина профессорлары һәм укытучылары, тармак ветераннары һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкилләре белән очрашты.

Очрашуда коронавирус эпидемиясе шартларында сәламәтлек саклауның мөһим мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Эре дәвалау оешмаларының, балаларны саклау, югары технологияле медицина ярдәме, оператив дәвалауга мохтаҗларга планлы ярдәм күрсәтү кебек сәламәтлек саклау юнәлешләренең төп үсеш юнәлешләре билгеләнде. Шулай ук 21нче дәваханәне Кан тамырлары үзәге өчен кирәкле компьютер томографы белән тәэмин итү мәсьәләсе дә каралды.

- Баш табибның барлык тәкъдимнәре дә диярлек кабул ителүе бик күңелле. Бүгенге көндә вәзгыять яхшырды, әмма битлек һәм санитар-эпидемиологик хәвефсезлекнең көчәйтелгән режимнарын саклау зарурилыгы бар, - дип хәбәр итте республика Балалар клиник дәваханәсенең баш табибы Рөстәм Әхмәтшин.

Фото: Башинформ агентлыгы
Читайте нас