+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 июль 2020, 08:10

Безнең табиблар Кыргызстанга юлланды

Бүген төнлә халыкара килешү кысаларында Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов җитәкчелегендә республиканың бер төркем медицина хезмәткәрләре Русия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча урындагы белгечләргә оештыру-методик ярдәм күрсәтү, авыр пациентларны консультацияләү өчен бер айга Кыргызстан Республикасына юлланды.

“Медицина десанты"нда 50гә якын табиб – республика медицина оешмаларының эпидемиологлары һәм инфекционистлары, коронавирус расланган пациентларны дәвалауда тәҗрибәсе булган БДМУ студентлары һәм ординаторлары.
Барлык табиблар да медицина тикшеренүе һәм инструктаж үтте, алар өчен дарулар һәм шәхси саклану чаралары тупланган.
Табиблар Кыргызстанга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус бортында Уфа вакыты белән 01:00 сәгатьтә юлланды.

Моңа кадәр Башкортстан табиблары Карачай-Черкесс Республикасындагы һәм Амур өлкәсендәге хезмәттәшләренә һәм авыруларга ярдәм итәргә барган иде.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
Читайте нас