23 июльгә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар 6463 кешегә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 37 кешедә ачыкланды.
6463 кешенең 4775е коронавирусны җиңгән, соңгы тәүлектә 12 кеше савыккан.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы бу авыру 21 якташыбызның гомерен алып китте.
Инфекция йоктыручылар элекке кебек үк күпләп артмаса да, әле җиңел суларга иртә. Коронавирус таралуын һаман дәвам итә. Шуңа саклану чараларына җаваплы карыйк, сәламәтлегебезгә игътибарлы булыйк!