Соңгы тәүлектә инфекция янә 37 кешедә ачыкланды.
6500 кешенең 4781е савыккан, 6сы – соңгы тәүлектә.
Яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы коронавирус 21 якташыбызның гомерен алып китте.
Русия төбәкләрендә коронавирус йоктыручылар 800 849га җитте. Соңгы тәүлектә илнең 8444 кешесендә инфекция ачыкланган. 588 774 русияле коронавирустан савыккан.
Эпидемия башыннан алып Русиядә 13 046 кеше коронавирустан вафат булган. Соңгы тәүлектә 154 кеше якты дөнья белән хушлашкан.