+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 июль 2020, 08:25

Ковид-диссидентлар булмагыз!

Республика үзизоляция режимыннан чыгуның икенче этабына әзерләнә. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә хәбәр итәләр.

Республика үзизоляция режимыннан чыгуның икенче этабына әзерләнә. Бу хакта “Роспотребнадзор”ның Башкортстан буенча идарәсендә хәбәр итәләр.
Идарә җитәкчесе урынбасары әйтүенчә, төп күрсәткечләрнең икесе икенче этапка күчүне рөхсәт итә. Инфекция таралу дәрәҗәсе дә икенче этап дәрәҗәсендә.
Әле республикада элеккечә “битлек режимы” саклана. Коронавирус белән авыручы яшьләр һәм урта яшьтәгеләр арта бара.
Күпләр битлекләрнең инфекциядән коткаруына ышанмый. Бу кешеләрне "ковид-диссидентлар" дип йөртәләр. Ә менә югары категорияле табиб-инфекционист Айгөл Галиева бу гади генә чараның – битлек киюнең гомерләрне саклап калырга ярдәм итә алуын билгели. Табиб кулларны да җентекләп юарга кирәклеген ассызыклый. "Бернәрсә дә комачауламасын өчен йөзекләрне салырга, һәр бармакны җентекләп юарга, кулларны яхшылап киптерергә кирәк, - ди ул.
Перчаткалар, антисептиклар, битлекләр – барысы да коронавирустан саклану өчен мөһим чаралар. Битлекләрне башкаларга авыру йоктырмас өчен дә кию нәтиҗәле.
Ковид-диссидентлар сәүдә үзәкләрендә, җәмәгать урыннарында да битлек киюне инкарь итә. Ә бит инфекция теләсә кайсы урында сагалап торырга мөмкин – җәмәгать транспортында, паркта, баскыч тоткаларында, хәтта хезмәт урынында да. Мәсәлән, Уфа моторлар төзү берләшмәсендә 80нән артык инфекция йоктыру очрагы билгеле.
Барыбыз да җаваплылык тойганда, саклану чараларына җитди караганда авыру темплары көзгә ныклап төшәргә мөмкин, дип ышандыра белгечләр. Моның өчен безгә әле “битлек режимының” саклануы, саклану чараларының үтәлүе кирәк.
Фото: pixabay.com
Читайте нас