+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
23 июль 2020, 19:03

Республикада радионуклид терапия үзәге төзеләчәк

Бу хакта Радий Хәбиров рәислегендә узган "Инвестсәгать"тә хәбәр ителде.

Бүген, 23 июльдә, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Инвестсәгать" форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмәне уздырды. Анда, аерым алганда, Уфада радионуклид терапиясенең төбәкара үзәге төзелеше турында сүз барды.

Проект "Русатом Хэлскеа" компаниясенең генеральный директоры Александр Шибанов тарафыннан тәкъдим ителде. Компания яман шешләрне, эндокрин, йөрәк-кан тамырлары һәм нерв системаларын диагностикалау һәм дәвалау үзәкләре челтәрен булдыру буенча инвестицион программаны гамәлгә ашыра. Инвестицияләр күләме 1,2 миллиард сумнан арткан. 2023 елда, үзәк ачылгач, төбәктә белгечләрнең квалификациясен күтәрү, шулай ук радиофармпрепаратларның клиник сынауларын уздыру өчен заманча укыту-техник база булдырылачак.

"Инвестсәгать" катнашучылары проектны приоритетлар исемлегенә кертүне хуплады. Моннан тыш, Радий Хәбиров республика Хөкүмәтенә һәм Уфа мэриясенә үзәкне төзү өчен җир участогы сайлауда ярдәм күрсәтүне йөкләде.

Чарада "Изостер" предприятиесе директоры Альберт Кайбышев чыныккан пыяла әзерләү һәм эшкәртү комплексын төзү планнары турында сөйләде. Шулай ук "Ка-26" вертолетларын ремонтлау һәм чыгару өчен Күмертауда яңа мәйданчык булдыру турында фикер алышынды.

Фото: glavarb.ru сайтыннан.
Читайте нас