Уфада хакимият хезмәткәрләре, хокук саклау органнары вәкилләре, Җәмәгать хәвефсезлеге үзәге һәм дружинниклар катнашлыгында битлек режимы үтәлешен тикшерү буенча рейдлар үткәрү дәвам итә.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы буенча республикада “Югары әзерлек” режимы саклана.
Кызганычка каршы, бүген күпләр хәвефсезлек чараларына җитди карамый, саклану чаралары кулланмый. Рейдлар барышында патрульдә йөрүчеләр шәһәр кешеләренә битлек киюнең һәм социаль дистанция саклауның мөһимлеген аңлата.
Совет районы Җәмәгать хәвефсезлеге үзәгенең өлкән инспекторы Татьяна Козлова билгеләвенчә, рейдларда 3-7 бригада катнаша, алар урамнар һәм район оешмалары буенча патрульдә йөри. Инспектор аеруча 65 яшьтән өлкәннәргә игътибарлы булырга киңәш итә һәм аңлы рәвештә режим кагыйдәләрен бозучыларга кисәтүдән алып, штраф салуга кадәр санкцияләр каралганын искә төшерә.
Фото: Уфа шәһәре хакимиятенең матбугат хезмәте