+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
26 июль 2020, 12:45

Коронавирустан тагын бер үлем...

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны артты.

Башкортстанда коронавирустан вафат булучылар саны артты.
Бу хакта Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Министрлык хәбәр итүенчә, коронавирустан Дүртөйле шәһәреннән 58 яшьлек хатын-кыз үлгән. Пациентның хроник авыруы булган, ул шикәр чиреннән җәфа чиккән. Шул рәвешле, әлеге мәкерле чирдән үлүчеләр саны 22гә җитте.
Хәзерге вакытта 201 пациент стационарларда дәвалана. Аларның 35е авыр хәлдә, ә 11 пациент ИВЛ аппаратлары астында. Амбулатор дәвалауда, ягъни йортларда, 1512 пациент исәпләнә. Аларның авыруы җиңел формада уза.
Тәүлек эчендә коронавирус белән авыручылар саны 35кә арткан, дәваханәдән тыш, пневмония 113 кешедә ачыкланган.
Фото: bashnews.ru
Читайте нас