Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 6640ка җитте.
Бер тәүлектә инфекция республиканың янә 33 кешесендә ачыкланды. Башкортстанда коронавирустан яңа үлем очраклары теркәлмәгән, барлыгы төбәктә бу инфекциядән 22 кеше вафат булды.
Әле Башкортстанда 1655 кеше коронавирус белән авырый. Пандемия башыннан алып 4964 кеше инфекцияне җиңгән.
Русиянең 85 төбәгендә барлыгы 823 515 кешедә коронавирус ачыклануы теркәлгән. Бер тәүлектә инфекция 150 кешенең гомерен алып киткән. Барлыгы илдә коронавирустан үлүчеләр саны – 13 504.
28 июльдә 8 888 кеше коронавирустан савыгып, Русия дәваханәләреннән чыккан. Барлыгы пандемия башыннан илдә 612 217 кеше савыккан.