Халыкара килешү кысаларында Башкортстанның бер төркем медицина хезмәткәрләре Русия Федерациясе Хөкүмәте кушуы буенча урындагы белгечләргә оештыру-методик ярдәм күрсәтү, авыр пациентларны консультацияләү өчен бер айга Кыргызстан Республикасында эш сәфәрендә.
“Медицина десанты"нда 50гә якын табиб – республика медицина оешмаларының эпидемиологлары һәм инфекционистлары, коронавирус расланган пациентларны дәвалауда тәҗрибәсе булган БДМУ студентлары һәм ординаторлары.
Барлык табиблар да медицина тикшеренүе һәм инструктаж үткән, алар өчен дарулар һәм шәхси саклану чаралары тупланган.
Моңа кадәр Башкортстан табиблары Карачай-Черкесс Республикасындагы һәм Амур өлкәсендәге хезмәттәшләренә һәм авыруларга ярдәм итәргә барган иде.
Медицина хезмәткәрләре, төркемнәргә бүленеп, Кыргызстанның төрле төбәкләренә юлланды. Илнур Юнысов командасы (ул Башкортстанда Белорет үзәк район дәваханәсе бүлеген җитәкли) алты көн эчендә өч дәваханәдә булган. Табиблар "кызыл зона"ларда эшләгән, дәвалау схемасын коррекцияләгән. Реаниматологлар авыр хәлдәге пациентларга ярдәм күрсәткән, сулыш алу гимнастикасы, катлаулылыкларны кисәтү буенча осталык дәресләре биргән.
Башкортстан табиблары белдерүенчә, Кыргызстанда аларны дустанә кабул иткәннәр, көнкүреш мәсьәләләре хәл ителгән. Кыргызстанда медицина хезмәткәрләре бер ай булачак.