Бүген Русия Президенты Владимир Путин илдәге санитар-эпидемиологик хәл һәм сәламәтлек саклау системасының көзге-кышкы вакытка әзерлеге турында видеоконференция режимында киңәшмә үткәрде. Анда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров та катнашты.
Киңәшмәдә катнашучылар Русиядә коронавирус таралу буенча хәлне, медицина учреждениеләренең көзге вакыттагы салкын тию авыруларына әзерлеген тикшерде.
– Хәл катлаулы булып кала, ул артырга да, кимергә дә мөмкин. Шуңа күрә без җыелдык та. Тынычланыр, табиблар киңәшләрен онытыр өчен бернинди сәбәп тә юк, – диде Владимир Путин. – Мин әле власть вәкилләренә дә, ил халкына да мөрәҗәгать итәм.
Өстәвенә, илнең барлык төбәкләрендә дә авыруларның тотрыклы кимүенә ирешеп булмады. Федерация субъектларының кайбер төбәкләрендә хәл катлаулы булып кала.