+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 июль 2020, 13:20

Коронавирус: җиңел суларга иртәрәк әле...

29 июльгә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 6675кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 35 кешедә ачыкланды.

29 июльгә Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 6675кә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 35 кешедә ачыкланды.
Барлыгы яңа коронавирус инфекциясе 22 якташыбызның гомерен алып китте. Соңгы тәүлектә үлем очраклары теркәлмәгән.
Барлыгы республикада 5025 кеше коронавирусны җиңгән, аларның 77се соңгы тәүлектә савыккан. Әле республика дәваханәләрендә 205 пациент коронавирустан дәвалана. 36 кеше авыр хәлдә, 11 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.
Амбулатор дәваланучы 1423 кеше җиңел формада авырый. Бер тәүлектә 77 кеше савыккан. Барлыгы савыгучылар саны – 5025. Соңгы тәүлектә 154 кешегә "пневмония" диагнозы куелган, 145 кеше пневмониядән савыккан.
Кызгынычка каршы, инфекция әле чигенми, таралуын дәвам итә. Шуңа җиңел суларга иртәрәк. Һәркайсыбызга үзенә һәм якыннарына игътибарлы булырга, саклану чараларына җаваплы карарга кирәк.
Башкортстанда әле “битлек режимы” дәвам итә. Җәмәгать урыннарында, кибетләрдә, транспортта битлексез йөрү рөхсәт ителми. Режимны бозучыларга штрафлар каралган. Бу уңайдан даими рейдлар оештырылып тора.

Уфада инфекция таралуны кисәтү максатыннан дезинфекция чаралары да үткәрелә.
Фото: pixabay.com
Читайте нас