Башкортстанда коронавирус йоктыручылар саны 6780гә җитте. Соңгы тәүлектә инфекция янә 35 кешедә ачыкланды.
Соңгы тәүлектә республикада коронавирустан үлем очраклары теркәлмәгән. Барлыгы бу авыру 23 якташыбызның гомерен алып китте.
6780 кешенең 5180е савыккан. Соңгы тәүлектә җиде кеше коронавирусны җиңгән.
Русиядә пандемия башыннан алып 845 443 кешедә коронавирус ачыкланган. Соңгы тәүлектә 5 462 кешенең инфекция йоктыруы теркәлгән.
Барлыгы илдә 646 524 кеше коронавирустан савыккан. Соңгы тәүлектә 8 114 кеше терелгән.
Русия төбәкләрендә пандемия башыннан алып 14 058 кеше коронавирустан вафат булган. Соңгы тәүлектә инфекция 95 кешенең гомерен алып киткән.