+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
1 август 2020, 07:30

Русиягә килүчеләр дә, кайтучылар да җитди тикшерелә

Русия Федерациясенең баш санитар табибы тарафыннан Русиягә һава юлы белән килү тәртибе буенча карарга үзгәрешләр кертелде.

Русия Федерациясенең баш санитар табибы тарафыннан Русиягә һава юлы белән килү тәртибе буенча карарга үзгәрешләр кертелде.
Карарга ярашлы, чит ил гражданнарының һәм гражданлыгы булмаган кешеләрнең самолетка утырганда үзләре белән коронавирус ачыкланмавын раслаган лаборатор тикшерү (ПЦР ысулы белән) нәтиҗәсе язылган медицина документы булырга тиеш.
Документ урыс яисә инглиз телләрендә булырга мөмкин. Бу телләрдә документ алу мөмкинлеге булмаса, медицина документының башка илнең дәүләт телендә булуы рөхсәт ителә, ләкин ул урысчага тәрҗемә ителгән, тәрҗемә дөреслеге Русия консуллыгы вәкиле белән расланган булуы зарур.
Анализ Русиягә килгәнче өч көннән дә иртәрәк алынмаска тиеш. Безнең илгә килү белән чит ил гражданнары анкета тутыра. Һава юлы белән килүчеләр самолет бортында һәм Бердәм дәүләт хезмәтләре порталында электрон рәвештә анкета тутыра (билет алганнан соң, ләкин рейска регистрациядән соңрак түгел).
Русиягә килгәч, өч көн эчендә гражданнар коронавируска лаборатор тикшеренү үтәргә һәм аның нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында урнаштырырга бурычлы.
Русиягә килгәннән соң 14 көн эчендә сәламәтлек торышы начарлануы күзәтелсә, гражданнар, медицина оешмаларына бармыйча, кичекмәстән медицина ярдәменә мөрәҗәгать итәргә тиеш.
Русиягә эшләргә килүчеләрнең, элеккечә, килү белән 14 көн изоляциядә булуы мотлак.
Карар бүгеннән көченә керде.
Фото: aviawp.ru
Читайте нас