22 июльдә халыкара килешүләр кысаларында республика медицина хезмәткәрләре төркеме, 42 кеше исәбендә,республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов җитәкчелегендә Русия Хөкүмәте кушуы буенча урындагы белгечләргә оештыру-методик ярдәм күрсәтү, шулай ук иң авыр пациентларга консультация бирү өчен Кыргызстан Республикасына киткән иде.
Төркемдә эпидемиологлар һәм республика медицина оешмалары инфекционистлары, БДМУ студентлары һәм ординаторлары бар иде, алар коронавирустан дәвалауда практик тәҗрибәгә ия.
Табиблар, 7-8 кешелек төркемнәргә бүленеп, Кыргызстанның төрле өлкәләренә барды. Аларның сүзләренә караганда, Кыргызстанның барлык районнарында аларны ачык йөз белән каршы алганнар.
Соңгы атнада һәр төркем Кыргызстанның 2-5 районына барган, анда COVID-19 пациентлары белән эшләүче госпитальләр тупланган.
Урындагы дәваханә белгечләре белән берлектә медицина оешмаларында санэпидрежимны җайга салу, «кызыл» һәм «яшел» зоналарны бүлү/төзүдә ярдәм итү, шулай ук өстәмә душ кабиналары урнаштыру буенча эш башкарылган. Яңа коронавирус инфекциясе булган пациентларны дәвалау буенча киңәшләр биргән. Табиблар реаниматологлар белән бергә авыр авыручы пациентларны караган һәм ИВЛ аппаратлары эшен көйләгән. Шулай ук авыр пациентларны реанимация автомобилендә транспортлау буенча киңәшләр биргән.
Кайбер төркемнәргә район башлыклары һәм дәваханәләр җитәкчеләреннән Рәхмәт хатлары тапшырылган.
- Без Кыргызтан табиблары белән эшләгәннән соң аларның коронавирус белән авырган пациентлар белән эшләүдә югары компетенциягә ия булганнарын аңладык. Коллегалар белән дуслаштык, дәвалау методларының тәҗрибәләре белән уртаклаштык. Шуны әйтәсе килә, алар коронавирус белән көрәштә зур тәҗрибә җыйган һәм алдагы вакытта үзебездә эшләгәндә бу ысулларны куллана алачакбыз. Без Кыргызстаннан зур тәҗрибә алып кайтабыз, - диде Нефтекама дәваханәсенең анестезиология һәм реаниматология бүлеге җитәкчесе Илгиз Хатыйпов.
Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте