Башкортстан 2019 елда Идел буе федераль округы субъектлары рейтингына өченче-дүртенче стадиядә яман шешләрнең югары өлеше белән кергән.
Бу хакта Уфада онкологлар конференциясендә Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш онкологы Андрей Каприн хәбәр итте.
Аерым алганда, узган елда онкология авыруы булган пациентлар өченче стадиядә ачыкланган очраклар гомум санның - 21,2 проценты, дүртенче стадиядәгеләр – 23,3 процент дәрәҗәсендә булган. Ашказаны асты бизе, трахея, бронхлар һәм үпкә, лимфомалар, аналык җиңсәсе һәм тире меланомасы рагы еш кына дүртенче стадиягә кадәр килеп җитә.
Андрей Каприн сүзләренчә, югарыда аталган күрсәткечләр «Онкология авыруларына каршы көрәш» федераль проектына керә. Әйтик, 2020 елның беренче кварталында Башкортстанда 100 мең кешегә яман шешләрдән үлүчеләр саны 181, 9 тәшкил итә. План нигезендә, агымдагы елда бу күрсәткеч 100 мең кешегә 176, 2 дәрәҗәсендә булырга тиеш. Идел буе федераль округы төбәкләре арасында үлүчеләр саны буенча иң начар күрсәткеч Ульяновск өлкәсендә - 218 урынына 100 меңгә 240,6 очрак.
Федераль проект нигезендә, быел республикада башлангыч стадиядә ачыкланган яман шешләрнең өлеше гомум очракларның 55,9 процентын тәшкил итәргә тиеш. Гыйнвар-май айларында Башкортстанда ул 52,8 процент булды.
Андрей Каприн мәгълүматларына караганда, кызганычка каршы, әлегә төбәк яман шеш белән авыручыларның бер еллык үлүчәнлеге күрсәткечләрен үзгәртә алмый. Башкортстан өчен план буенча бу сан үлем нәтиҗәләренең гомум саныннан 25 процент дәрәҗәсендә тора. Май аена республика бу күрсәткечне 0,6 процентка арттырган.
Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш онкологы аңлатканча, статистика мәгълүматларында җитешсезлекләр бар. Бүген медицина берләшмәсе ЗАГС бүлекләре белән сөйләшүләр алып бара, анда еш кына үлемнең дөрес булмаган сәбәбен язалар. Әйтик, тире яман шеше үлем сәбәбе була алмый.
фото: bashinform.ru