+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 август 2020, 13:15

Без бу чирне җиңәргә тиеш!

7 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәүләт медицина радиология тикшеренү үзәге генеральный директоры Андрей Каприн Республика клиник онкодиспансерының яңа корпусын ачтылар һәм Идел буе федераль округы баш онкологларының төбәкара киңәшмәсендә катнаштылар.

7 августта Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев һәм Русия Сәламәтлек саклау министрлыгының Дәүләт медицина радиология тикшеренү үзәге генеральный директоры Андрей Каприн Республика клиник онкодиспансерының яңа корпусын ачтылар һәм Идел буе федераль округы баш онкологларының төбәкара киңәшмәсендә катнаштылар.

Форумда коронавирус пандемиясе шартларында округның онкология хезмәтенең эш йомгаклары турында фикер алыштылар.

- Күптән түгел без бу залда икенче Идел буе онкология конгрессы вакытында җыелган идек, һәм мин сезнең күбегезне монда кабат күрүемә бик шат, – диде Радий Хәбиров. – Бүген Башкортстанда зур вакыйга - без республика онкодиспансерының яңа корпусын файдалануга тапшырабыз. Безнең өчен бу бик мөһим, Башкортстан даими рәвештә онкология авыруларына каршы көрәшнең яңа ысулларын эзли.

Төбәк Башлыгы республикада онкоавыруларны иртә стадияләрдә ачыклау буенча программа кабул ителүен сөйләде.

- Пациентта башлангыч этапларда яман шеш булуын ачыклаган һәр табиб 5 мең сум күләмендә премия ала. Кайбер медицина хезмәткәрләре 30-40 мең сум акча алган инде. Ә асылда алар гомерләрен саклап калды, - диде Радий Хәбиров. – Шулай ук республикада тар белгечлек табиблары, шул исәптән онкологлар өчен 1 миллион сум күләмендә өстәмә түләүләр кертелде. Бюджетны тулыландыру кыенлыкларына карамастан, бу тәҗрибәне без дәвам итәчәкбез. Республика зур, безгә әле дә төпкел пунктларда табиблар җитми.

Үзенең сәламләү сүзендә Олег Гриднев төбәк властьлары ягыннан сәламәтлек саклау проблемаларына игътибарның мөһимлеген билгеләп үтте.

– Мин Уфада икенче тапкыр медицина конференцияләрендә катнашам, ләкин Русиядә мондый фәнни форумнарны төбәк Башлыгы ачкан һәм үткәрә торган бер генә төбәкне дә белмим, – диде Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары. – Бу республика җитәкчелегенең медицина проблемаларына зур игътибары турында сөйли. "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында безнең зур уртак эшебез бүген онкология диспансерының яңа корпусын ачуда гамәлгә ашырылды.

Олег Гриднев, онкология авыруларына каршы көрәш өлкәсендәге федераль проектлар яман шеш авыруларыннан үлүчеләр санын шактый киметергә, диспансерлаштыруның беренче этапларында чирне ачыклау 63 процентка кадәр артырга, шулай ук пациентларның гомер озынлыгы артырга тиеш, дип белдерде.

Радий Хәбиров Олег Гридневка Башкортстан Республикасының Сәламәтлек саклау системасын үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты, ә Андрей Капринга Григорий Аксаков ордены тапшырды.

Фото: glava.rb
Читайте нас