+21 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
7 Августа 2020, 11:35

Чир чигенергә уйламый

Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус авыруының яңа 35 очрагы ачыкланган.

Узган тәүлектә Башкортстанда коронавирус авыруының яңа 35 очрагы ачыкланган.

Гомумән алганда, пандемия башланганнан бирле Башкортстанда 6990 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.

Бер тәүлек эчендә Башкортстанда 34 кеше савыгып чыккан, бу вакыт эчендә барлыгы — 5351. Республикада коронавирустан үлүнең яңа очраклары теркәлмәгән.

Хәзерге вакытта Русиядә COVID-19ны ачыклау өчен 30 миллионнан артык тест үткәрелгән. Бу вакыт эчендә 683 592 кеше савыккан. Соңгы тәүлектә Русия буенча 5241 авыру ачыкланган.

Фото: ufa1.ru
Читайте нас