+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
10 август 2020, 08:30

29 кеше авыр хәлдә

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус белән бәйле статистиканы белдерде.

Бүген Башкортстан Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин коронавирус белән бәйле статистиканы белдерде.

Үткән тәүлектә СОVID-19 белән авыручылар саны 34 кешегә арткан, төбәктә барлыгы 7 093 инфекция йогу очрагы теркәлгән. Үсеш темпы 0,7 процент тәшкил итә.

Максим Забелин ассызыклаганча, соңгы өч атнада үсеш темпы тәүлегенә 35-36 кешедән артмый. Министр сүзләренчә, мондый хәлдә авыруның үсеше тукталу турында сөйләргә мөмкин.

Болардан тыш, республикада дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы авырулары кимегән: алар саны тәүлегенә 100 кешедән артмый, уртача — 60-80 кеше. Хәзерге вакытта стационар дәвалануда 300 пациент исәпләнә, шуларның 236сы — уртача авырлыкта, 29ы авыр хәлдә.

Тагын 1 мең 384 пациент амбулатор дәвалана. Үлемнең яңа очраклары теркәлмәгән, корбаннарның гомум саны — 25.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас