Төзелеш быел башланачак. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Төзелеш сәгате" форматында чираттагы тематик онлайн-киңәшмә уздырды. Катнашучылар республикада эре медицина үзәкләре төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Әйтик, Уфада 2020 елда Балалар онкологиясе һәм гематология үзәге төзелешенә керешергә ниятлиләр. 72 койкага исәпләнгән үзәктә реанимация һәм интенсив терапия, сөяк миен трансплантацияләү, операция блоклары һәм көндезге стационар урнаштыру планлаштырыла. Шулай ук Республика кардиология үзәген реконструкцияләү дәвам итә, анда 135 койкага исәпләнгән хирургия корпусы тергезелә. Эшләр, аерым алганда, гамәлдәге дәвалау корпусларын, аларның функцияләрен һәм пациентлар хәрәкәтенең төп агымнарын үзгәртеп, яңартуны күз алдында тота. Төбәкнең дәүләт төзелеше комитеты рәисе Марат Әхмәдуллин кардиоүзәкне реконструкцияләү Республика адреслы инвестиция программасына кертелгән инде, дип хәбәр итте. Радий Хәбиров Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары Рәиф Абдрәхимовка яңа сәламәтлек саклау объектларын төзүгә финанслауны җәлеп итү өчен федераль хакимият органнары белән эшне активлаштырырга кушты. Фото:glavarb.ru