Русиядә кесәдә генә йөртә торган ИВЛ аппараты ясаганнар.
Русия галимнәре уйлап тапкан бу яңа җиһаз сулыш алулары авыр булган пациентларга больницаларга барып йөрмичә, өйдә генә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә. Аның портатив генераторы гадәти атмосфера һавасын кислород белән баета һәм пациент, шуны сулап, үпкәсен киңәйтә. Җайланма аккумуляторда да, электр челтәренә тоташтырып та эшли, аңа кислород баллоннары да кирәк түгел.
Пациент өчен кирәкле гипероксик катнашманы (кислород белән баетылган катнашма) аппарат насос ярдәмендә һавадан ала. Җиһаз битлек аша керүче газ агымын кислород белән баета, дип яза "Татарстан яшьләре". Җайланманың күләме кесә телефоны зурлыгында.
“Сулыш алуы кыен булган, һава җитмәүдән азапланучы пациентлар өчен бу менә дигән бүләк булачак. Хәзер сатуда чит илләрдә эшләнгән кислород концентраторлары бар, ләкин алар бик зур, авыр һәм аларга махсус профессиональ хезмәт күрсәтү дә таләп ителә. Яңа җиһаз белән исә идарә итү дә бик уңайлы булачак”, — ди терапевт А. Рубцов.
Әлегә җиһаз сатылмый, ул сәүдәгә токсикологик сынаулар һәм клиник тикшеренүләр узгач, көзгә таба чыгар дип көтелә.
Фото: пиксабай