Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров табибларга «Маммоэкспресс» күчмә маммография кабинетын, шулай ук табиблар ташу өчен билгеләнгән өч җиңел «Лада» автомобиленнән ачкычлар тапшырды.
Мобиль маммографлар Уфа, Октябрьский һәм Стәрлетамак шәһәрләренә юл тотачак, җиңел автомобильләр исә Уфа поликлиникаларында эшләячәк.
– Республика йорты каршындагы мәйданда медицина техникасыннан ачкычлар тапшыру матур традициягә әверелә, - диде Радий Хәбиров. – Бүген без табибларга яңа күчмә маммографлар тапшырабыз. Диагностиканың мобиль чаралары безнең республика өчен бик мөһим. Мондый җайланмалар ярдәмендә без хатын-кызларны маммография узу өчен шәһәргә бару мәшәкатеннән коткарабыз - табиб үзе аларга килә. Сөт бизенең яман шеше - ул, кызганычка каршы, хатын-кызларыбыз өчен кискен мәсьәлә. Тик ул иртә стадиядә ачыкланган очракта гына нәтиҗәле дәвалана. Шул рәвешле без медицинаны халыкка якынайтабыз.
Фото: Сайт "Глава РБ"