Дәүләт башлыгы шәхсән үзе һәм Кыргызстан халкы исеменнән Русия белгечләренә башкарылган эшләре, ил медикларына, халыкка ярдәм күрсәткәннәре һәм илдәге санитар-эпидемиологик хәлне яхшыртуга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
Сооронбай Жээнбеков Русия Президенты Владимир Путинга авыр вакытта, шул исәптән медицина препаратлары һәм җиһазлары рәвешендә гуманитар ярдәм күрсәткәне, медицина белгечләрен җибәргәне өчен рәхмәт белдерде.
Ул Русия ягын яңа коронавирус инфекциясенә каршы дөньяда беренче вакцина теркәлүе белән котлады.
«Без стратегик партнерыбыз өчен бик шат. Бу пандемия белән көрәштә борылыш мизгеле. Без бу яңалыкны күптән көттек», - диде Соронбай Жээнбеков.
Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов Кыргызстанда Русия белгечләренең эш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Аның мәгълүматларына караганда, эш илнең 31 медицина учреждениесендә өч төп юнәлеш буенча алып барылган, ул табибларга биологик яклау кагыйдәләрен һәм эпидемиягә каршы режимны үтәүне өйрәтүне, авыруларны дәвалауның клиник беркетмәләренә үзгәрешләр кертү буенча методик тәкъдимнәрне һәм башкаларны колачлаган.
Русия белгечләре 4 меңнән артык кешене тикшергән, 615 кешене савыктырып, стационардан чыгарган, 594 кешене чыгаруга әзерләгән.