Тиешле күрсәтмәгә Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин кул куйды.
Бу хакта Башкортстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова республика Хөкүмәтендә атна саен уздырылучы оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Бу акчаңтотрыклы эшне тәэмин итәргә һәм медицина учреждениеләре чыгымнарын компенсацияләргә мөмкинлек бирәчәк. Русия Хөкүмәтендә коронавирус аркасында стационарларда һәм медицина оешмалары күрсәтә торган кичектергесез ярдәм хезмәтендә дәвалау күләмнәре сизелерлек артты, дип билгеләп үтәләр. Шул ук вакытта планлы ярдәм туктатылу сәбәпле, сәламәтлек саклау учреждениеләренең кереме кимеде, шуңа күрә өстәмә финанслау кирәк булды. Акча Русия Хөкүмәтенең резерв фондыннан бүлеп биреләчәк.
Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.