Кыргызстанга коронавируска каршы көрәштә ярдәмгә җибәрелгән Башкортстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Евгений Кустов җитәкчелегендәге республика медицина хезмәткәрләре төркеме бүген республикага кайтты.
Русия Федерациясе Хөкүмәте йөкләмәсе буенча урындагы белгечләргә оештыру-методик ярдәм күрсәтү, шулай ук Кыргызстанда иң авыр пациентларга консультация бирү өчен республика медицина оешмаларының табиб-эпидемиологлары һәм инфекционистлары, COVID-19 белән авыручыларны дәвалауда практик тәҗрибәгә ия булган БДМУ студентлары һәм ординаторлары эшләде.
- Без Кыргызстанның җиде төбәгендә, ике зур шәһәрендә булдык. Гади генә эш булмады, төрле дәрәҗәдәге авырулар да булды. Хөкүмәттә узган очрашуда Кыргызстан Президенты Сооронбай Жээнбеков башкарылган эшләр өчен рәхмәт белдерде, җылы кабул итүләре өчен без дә рәхмәт әйттек. Үзебез өебезне, республикабызны сагындык, - диде төркем җитәкчесе Евгений Кустов.
Русия белгечләре 4 меңнән артык кешене караган, 615 кешене стационардан чыгарган, 594 кеше алар кулы астында савыккан.
Фото: Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.