+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
17 август 2020, 14:40

"Мин безнең медицина белән горурланам..."

Башкортстаннан табиблары Кыргызстанда үз миссиясен тәмамлады һәм бүген, 17 августта, Уфага кайта. Бу хакта республиканың сәламәтлек саклау министры урынбасары Ирина Кононова Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән оператив киңәшмәдә хәбәр итте.

"Медицина десанты" Кыргызстанга июль ахырында киткән иде. Аның составына республика медицина оешмаларының 50гә якын табибы – эпидемиологлар һәм инфекционистлар, шулай ук БДМУның COVID-19 белән пациентларны дәвалау тәҗрибәсе булган студентлары һәм ординаторлары керде.

- Мин медицина хезмәткәрләре, безнең медицина белән горурланам. Әйе, без үзебез коронавирус буенча катлаулы хәлдә торабыз, әмма ул тыныч, тотрыклы. Шуңа күрә безнең башка төбәкләрдән һәм илләрдән килгән коллегаларыбызга ярдәм итәргә көчебез бар, - диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы туган якларына кайтучы табибларны тантаналы каршылауны оештырырга кушты.

Фото: Башкортстан Башлыгы сайтыннан.
Читайте нас