+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
18 август 2020, 13:05

COVID-19 белән авыручылар саны 30 кешегә арткан

Башкортстанда COVID-19 белән авыручылар саны соңгы тәүлектә 30 кешегә арткан. Барлыгы пандемия башыннан коронавирус инфекциясенең 7367 очрагы расланган.

Башкортстанда COVID-19 белән авыручылар саны соңгы тәүлектә 30 кешегә арткан. Барлыгы пандемия башыннан коронавирус инфекциясенең 7367 очрагы расланган.

Республика Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, 51 пациент савыккан, савыгучылар барлыгы - 6564 кеше.

Дәвалануда 776 кеше кала, 111 кеше - стационарда, 665 кеше авыруны җиңел формада кичерә, амбулатор дәвалануда. Авыр хәлдә 9 кеше, 3 пациент - үпкәләрнең ясалма вентиляциясендә.

Пандемия башыннан үлүчеләр саны 27 кеше тәшкил итә.

Фото: bashinform.ru
Читайте нас