Республика Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, республикада коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 7435кә җиткән.
Узган тәүлектә алар 33 кешегә арткан.
Билгеләп үтелгәнчә, көндәлек үсеш мәгълүматлары берничә көн үзгәрешсез кала. Бүген стационарда 115 кеше дәвалана, шуларның җидесе авыр хәлдә. Өч пациент үпкәләрнең ясалма вентиляциясе аппараты ярдәменә мохтаҗ. 673 авыру өй шартларында коронавирустан дәвалану ала.
Соңгы тәүлектә 32 кеше дәваханәдән чыгарылган. Пандемия башыннан 6586 кеше авыруны җиңгән.
Яңа үлем очраклары турында хәбәр ителми — төбәктә коронавирустан барлыгы 27 кеше вафат булган.
Фото: mk.ru