Республикада коронавирустан тагын бер кеше үлгән.
Пандемия башыннан үлгәннәрнең гомум саны 28 кешегә җитте. Соңгы корбан - Благовещен шәһәреннән 1946 елгы ир-ат. Аның хәле гипертония авыруы белән катлауланган. Бу - агымдагы айда COVID-19дан алтынчы үлем очрагы.
21 августның 12 сәгатенә COVID-19 йоктыруның 7 469 очрагы теркәлгән.
Тәүлек эчендә чирне янә 34 кеше йоктырган. Барлыгы 684 кеше савыккан, шуның 28е - соңгы тәүлектә.
757 кеше дәвалану үтә: 80е - стационарда, 677се - амбулатор рәвештә. Алар авыруны җиңел формада кичерә.