Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының соңгы мәгълүматлары буенча, Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән расланган 7 500 очрак исәпләнә. Узган тәүлектә СОVID-19 белән авыручылар саны 31 кешегә арткан.
"Төбәктә COVID-19дан үлемнең яңа очраклары теркәлмәгән, элеккечә үлүчеләр саны 28 кеше тәшкил итә. Бүгенге көндә стационарларда 74 кеше бар, шуларның алтысы - авыр хәлдә, - дип хәбәр иттеләр Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. - Амбулаториядә 673 кеше коронавирустан дәвалана. Тәүлек эчендә 41 кеше савыккан. Барлыгы пандемия башыннан 6 725 кеше савыккан".