Соңгы мәгълүматлар буенча, Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыручылар саны 7 534кә җиткән.
Соңгы тәүлектә СОVID-19 белән авыручылар 34 кешегә арткан, дип хәбәр итәләр.
Барлыгы Русия төбәкләрендә пандемия башланганнан бирле 956 749 COVID-19 инфекцияле кеше теркәлгән. Аларның 4852се соңгы тәүлектә ачыкланган.
Пандемия башыннан илдә 770 639 кеше савыккан, шуларның 3162се - бер тәүлек эчендә. 16 383 кеше шушы чирдән вафат булган. Аларның 73е соңгы тәүлеккә туры килә.