+24 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
24 август 2020, 19:42

"Медицина һәркемгә уңайлы булырга тиеш!"

Башкортстанда "Сәламәтлек поезды" эшли башлады. Медиклар алты юнәлештә — Уфа, Дуван, Стәрлетамак һәм Белорет районнарында, шулай ук Нефтекама һәм Октябрьскийда эшләячәк.

Башкортстанда "Сәламәтлек поезды" эшли башлады. Медиклар алты юнәлештә — Уфа, Дуван, Стәрлетамак һәм Белорет районнарында, шулай ук Нефтекама һәм Октябрьскийда эшләячәк.

Акциядә күчмә Сәламәтлек үзәкләре һәм ФАПлар, флюорографлар һәм маммографлар, Республика клиник дәваханәсенең диагностик үзәкләре һәм Республика кардиология үзәге, Республика стоматология поликлиникасы модуле катнаша.

"Бригадалар составында терапевтлар, хирурглар, акушер-гинекологлар, онкологлар, кардиологлар, офтальмологлар, урологлар, неврологлар, стоматологлар, эндокринологлар, балалар белгечләре бар. Медицина, шәһәрдә яки авылда яшәүләренә карамастан, һәркемгә уңайлы булырга тиеш", - дип язган Facebook сәхифәсендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.

Уфа маршруты буенча поездларның эш графигы 24-28 августта Архангель районында; Дуван маршруты 24 августтан 7 сентябрьгә кадәр Салават районында; Нефтекама маршруты 24-27 августта Бөре районында; Октябрьский маршруты - 24-28 августта Бүздәк районында; Стәрлетамак маршруты – 24-28 августта Авыргазы районында; Белорет маршруты 24 августтан 1 сентябрьгә кадәр Белорет районында.

Республика стоматология поликлиникасы табибларының күчмә бригадасы август аенда Кушнаренко һәм Хәйбулла районнары территориясендә эшли.

Фото: "Башинформ"


Читайте нас