Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының оператив мәгълүматлары буенча, Башкортстанда коронавирус инфекциясе йоктыруның 7601 очрагы теркәлгән.
Шуларның 34е узган тәүлектә ачыкланган. Авыруларның 20се - Уфадан.
Бүгенге көндә республика дәваханәләрендә COVID-19 инфекцияле 65 авыру исәпләнә, 735 кеше амбулатор рәвештә дәвалана. Бер тәүлек эчендә 33 пациент чыгарылган. Пандемия башыннан барлыгы 6 773 кеше савыккан.
COVID-19 буенча үлемнең яңа очраклары теркәлмәгән, элеккечә, корбаннар саны 28 кеше тәшкил итә.
Соңгы тәүлектә 81 кешедә дәваханәдән тыш пневмония авыруы ачыкланган. Шул ук вакыт эчендә 117 пациент сәламәтләнеп чыккан.