Башкортстанда коронавирус белән авыручыларның гомум саны 7 667 кешегә җитте, тәүлек эчендә ул 33кә артты.
Стационарда 72 кеше дәвалана, шуларның унысы авыр хәлдә, бер кеше ясалма сулыш аппаратына тоташтырылган.
Үз йортларында 708 кеше дәвалана. Дәваханәләрдән 39 кеше чыккан. Яңа үлем очраклары теркәлмәде, үлүчеләр саны – 28.
Тәүлек эчендә дәваханәдән тыш пневмония белән авыруның 82 очрагы теркәлгән, 113 кеше савыгып чыккан. Барлыгы 770 798 тикшеренү үткәрелгән, 742 736 кеше тикшерелгән.
Тәүлек эчендә 8 874 тикшеренү башкарылган, 8 671 кеше тикшерелгән.
Фото: Башинформ агентлыгы.