+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
27 август 2020, 17:05

Коронавирус йоктыручылар сәламәтлеген ныгытачак

Башкортстанда хезмәт вазыйфаларын башкарганда COVID-19 инфекциясе йоктырган медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, волонтерлар һәм башка категория гражданнар республика шифаханәләрендә тернәкләндерү узачак.

Башкортстанда хезмәт вазыйфаларын башкарганда COVID-19 инфекциясе йоктырган медицина хезмәткәрләре, социаль хезмәткәрләр, волонтерлар һәм башка категория гражданнар республика шифаханәләрендә тернәкләндерү узачак.

Хөкүмәтнең тиешле карарына төбәк Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

Республика Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында аңлатуларынча, документта быел шифаханәләрдә сәламәтләндерүгә сертификатлар бирү тәртибе язылган.

Анда шулай ук медикларга һәм башка хезмәткәрләргә шушы хезмәтләрне күрсәтүче шифаханә-курорт оешмалары исемлеге бар.

Шифаханәләрдә савыктыруга сертификатлар республика бюджеты акчасы исәбеннән түләнәчәк.

Аны алу хокукына түбәндәге гражданнар ия:
- милек төренә карамастан, коронавирус инфекцияле пациентларга ярдәм күрсәткән республика медицина оешмалары хезмәткәрләре;

- карантин һәм (яисә) автономияле эш (изоляция) режимы шартларында эшләүне дәвам итүче социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре хезмәткәрләре;

- дәүләт (муниципаль) учреждениеләре булмаган, гражданнарга үзизоляция чорында социаль хезмәтләр күрсәтүче, үзизоляция режимын үтәү буенча мобиль бригадалар эшендә катнашучы коммерциягә карамаган оешмаларның социаль хезмәткәрләре;

- үзизоляция чорында гражданнарга ярдәм итүче волонтерлар;

- Башкортстан буенча Роспотребнадзорның урындагы органнары, биологик материал белән эшләүче Республика гигиена һәм эпидемиология үзәге хезмәткәрләре һәм башкалар.

"Сертификатны алу өчен ведомствога билгеләнгән төрдә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк", - дип хәбәр иттеләр төбәкнең Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәтендә. Тагын да тулырак мәгълүматны ведомство сайтында алырга мөмкин.

Фото: ng58.ru
Читайте нас