+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
29 август 2020, 11:50

Коронавирус корбаннары тагы берәүгә артты

Башкортстанда коронавирус йоктырганнан соң 78 яшьлек хатын үлгән.

Башкортстанда коронавирус йоктырганнан соң 78 яшьлек хатын үлгән.

Үлем тиешле хроник, шул исәптән кан тамырлары авырулары фонында килеп чыккан. Бу хакта Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Барлыгы 29 кеше вафат булды.

29 августка булган мәгълүматларга караганда, 33 яңа авыру теркәлгән. Вирусны йөртүчеләрнең гомум саны 7 731 кешегә җиткән. Стационарда 64 кеше дәвалана. Алар арасында 8 пациент авыр хәлдә (ИВЛда — 1 кеше). Амбулатор дәвалауда - 747 кеше.

Дәваханәдән тыш пневмония белән авыруның 81 очрагы теркәлде. 787 522 тикшерү уздырылган, 759 037 кеше тикшерелгән.

Фото: gorobzor.ru
Читайте нас