Республика Башлыгы Радий Хәбиров "В контакте" социаль челтәр сәхифәсендә ФАПлар турында мәгълүмат белән бүлешкән.
"Авыл медицинасын күтәрүне дәвам итәбез һәм әкренләп яңа ФАПлар ачабыз. Менә монысы — Борай районының Кодаш авылында. Анда фельдшер кабинеты, карау,көтү, процедуралар, ярдәмче бүлмәләр бар. Фельдшер-акушерлык пунктын документаль рәвештә рәсмиләштерү барган арада, урындагы халык (авылда 375 кеше яши) аны ачуга кадәр көннәр саный. Иске ФАПта фельдшер Флисә Садыйкова 26 ел эшли. Медпунктны яңарту мәсьәләсе күптән торды, һәм, ниһаять, медик уңайлы эш шартларын көтеп алды.
Республикада барлыгы 2098 ФАП исәпләнә, шуларның яртысыннан күбрәге реконструкцияләүгә мохтаҗ. Тагын 406сына ремонт ясарлык түгел, алар урынына яңаларын төзиячәкбез. Кичә Әбҗәлил районының Салават авылында ФАП ачтылар, чиратта — Бакалы районының Нагайбәк, Умер, Иске Куян авыллары, Тәтешле районының Иске Кайпан, Мәмәтәй, Бәдрәш, Иске Кәлмияр һәм Хәйбулла районының Олы Абиш авылларында ФАПлар. Быел барлыгы 109 яңа медицина пункты тапшырырга исәплибез.
Фото: .ural56.ru