+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Сәламәтлек саклау
5 сентябрь 2020, 15:15

COVID-19 белән авыручылар 8 меңгә җитеп килә...

Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны соңгы тәүлектә 31 кешегә арткан.

Башкортстанда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны соңгы тәүлектә 31 кешегә арткан.

COVID-19 пандемиясе башланганнан бирле республикада 7949кеше авырган, дип хәбәр итә төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

Хәзерге вакытта стационарларда инфекция йоктырган 66 кеше бар, шуларның алтысы - авыр хәлдә. Аларның берсе ИВЛга тоташтырылган. 749 кеше амбулатор дәвалана.

“Тәүлек эчендә Башкортстанның шәһәр һәм район дәваханәләреннән 27 кеше чыгарылган. Барлыгы пандемия башлаганнан бирле 7105 кеше савыккан, - дип белдерәләр ведомствода. - Тәүлек эчендә яңа үлем очраклары теркәлмәде. Төбәктә үлүчеләр саны элеккечә 29 кеше тәшкил итә".

Соңгы тәүлектә дәваханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны 97 кешегә арткан. 89 пациент, савыгып, дәваханәдән чыгарылган.

Фото:bashinform.ru
Читайте нас